Иннополисның күзәтчелек советына Нобель премиясе лауреаты Константин Новоселов керде
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Иннополис университетының күзәтчелек советына дөньядагы иң көчле галимнәрнең берсе, физика буенча Нобель премиясе лауреаты Константин Новосёлов керде. Бу хакта Дубайдагы «Экспо-2020» Бөтендөнья күргәзмәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Иннополис Университетының ясалма интеллект буенча панель сессиясендә игълан ителде. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. Россиянең ИТ югары уку йортының төп коллегиаль органы фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә иң перспективалы юнәлешләрне билгеләүдә катнашачак. Бу университетка төрле дисциплинар проектларда фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләрне арттырырга ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.