Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше вафат булды
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан өч үлем очрагы теркәлде. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 751 кеше ковидтан вафат булган. Узган тәүлектә 1942 һәм 1955 елгы ике хатын-кыз, шулай ук 1959 елгы ир-ат коронавирус инфекциясеннән үлгән. Алдарак «Татар-информ» узган тәүлектә республикада коронавирусның 63 яңа очрагы ачыклануын язган иде.