Түбән Кама шәһәр балалар хастаханәсе берьюлы ике юбилеен билгеләп үтте
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Быел балалар амбулатор-хастаханә хезмәте оешуга 50 ел һәм Түбән Каманың 1нче бала тудыру йорты ачылуга 45 ел тулды.1971 елда Түбән Кама балалар хастаханәсе мөстәкыйль учреждение статусын ала. Ә 1976 елда Түбән Каманың 1нче бала тудыру йорты ачыла. Биш дистә ел эчендә перинаталь үзәкле шәһәр балалар хастаханәсе Кама аръягы зонасының сәламәтлек саклау системасында әйдәп баручы медицина оешмаларының берсе дәрәҗәсенә күтәрелде. Биредә ел саен стационарда 15 меңнән артык пациент дәвалана һәм 3 меңгә якын сабый дөньяга килә, иң заманча технологияләр үзләштерелә һәм катлаулы операцияләр үткәрелә.Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Түбән Кама муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев тантаналы чарада соңгы еллардагы сизелерлек үзгәрешләрне билгеләп үтте: «Безнең сәламәтлек саклау тармагы соңгы елларда үзгәрә. Сырхауханәләрдә ремонт төгәлләнде, стационарлар төзекләндерелә. Якын арада беренчел звеноның да, махсуслаштырылган ярдәмнең дә тагын да яхшырак шартларда эшләячәген көтәбез. Игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә». Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе балалар хастаханәсе белгечләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Моннан тыш, баш табибка Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән намуслы хезмәте һәм сәламәтлек саклау системасын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерелде. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы исеменнән бүләкләрне Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина тапшырды. Ул хастаханә белгечләре башкарган эшнең мөһимлеген ассызыклады: «Сез балалар һәм аналарны яклау сагында торасыз, бу — безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһиме. Зур рәхмәт сезгә!» Медицина оешмасының тагын 10 хезмәткәре бүләкләр алды. Бу көнне бәйрәмдә катнашкан ветераннарга да чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. «Бик матур вакыйга, шуңа күрә без мондый шартларда да очрашып, ветераннарыбызны искә алырга булдык. Үз тамырларыбызны, гореф-гадәтләребезне истә тоту бик мөһим», — ди перинаталь үзәкле шәһәр балалар хастаханәсе баш табибы Рамил Хәмидуллин.