Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урман питомнигында имән чикләвеге чәчә
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан «Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» оешмасы хезмәткәрләре базислы урман питомнигында имән чикләвеген чәчү эшләрен башкара. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбрә итә. «30 сентябрьга булган мәгълүматлар буенча, 0,35 гектар мәйданда 700 килограмм имән чикләвеге чәчелде, әлеге эшләрне башкару өчен 10 кеше эшкә җәлеп ителде. Чәчүне бу атнада төгәлләргә планлаштырабыз», — дип сөйләде ТР «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу инженеры булып эшләүче Иван Большаков. «Имән чикләвеген көзен чәчү урманчылар өстеннән орлыкларны саклау, аларны стратификацияләү һәм язын чәчү өчен уңышлы вакыт сайлау бурычын төшерә. Хәзер климат үзгәрде, кышлар җылы килә. Шуңа күрә имән чикләвекләре кышны әйбәт уздырачак, ә киләсе елның июнь аенда шытымнар барлыкка киләчәк. 2 елдан соң әлеге үсентеләрне урманнарны торгызу эшләрендә куллана алачакбыз», -, — дип өстәде Иван Большаков.