Галимнәр коронавирусның мутацияләнү сәбәбен ачыклаган
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Америка галимнәре коронавирусның мутацияләнү сәбәбен ачыклый алганнар. Алар фикеренчә, бу һава-тамчы юлы белән нәтиҗәлерәк таралу мөмкинлеге белән бәйле. Шулай итеп, коронавирус тагын да куркынычрак булу һәм кеше организмына ышанычлырак эләгү өчен үзгәрә.
АКШның Аллергия һәм йогышлы авырулар илкүләм институты галимнәре шундый нәтиҗә ясаган. Бу хакта The New York Times чыганагына сылтама белән «Российская газета» яза.
SARS-CoV2 мутациясенең сәбәбен ачыклау өчен, тикшеренүчеләр «альфа» һәм «дельта» вирус вариантларын алдагы штаммнар белән чагыштырган.
Белгечләр тикшеренүдән соң тагын да камилрәк саклану битлекләре җитештерү турында кайгыртырга киңәш итә.