Полиция Чаллыда 11 яшьлек кызны кыйнау турындагы мәгълүматны тикшерә
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллыда бер хатын-кызның кибеттә ике кыз янына килеп, берсен идәнгә егуы һәм аяклары белән тибеп кыйнавы видеога эләккән. Социаль челтәрләрдә барлыкка килгән видеоның авторы әйткәнчә, зыян күргән кызга 11 яшь. Кибет хезмәткәре бу хәлгә катышмаган. «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Чаллының күзәтчелек ведомствосы полициягә әлеге хәлне тикшерергә йөкләмә биргән. Тикшерү барышын һәм аның нәтиҗәләрен прокуратура контрольдә тота.