Мишустин: Коронавирустан төп саклану чарасы — вакцинация, башка юл юк
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирустан саклануның төп ысулы вакцинация булып тора — башка юл юк. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Курск өлкәсе хастаханәсенең йогышлы авырулар корпусын караганда әйтте.
«Курскта яшәүчеләр дә, бөтен ил халкының да ковидтан саклануның төп юлы — вакцинация икәнен аңлаулары бик мөһим», — дип китерелә Мишустин сүзләре ил Хөкүмәтенең телеграм-каналында.
Премьер сүзләренчә, Курск өлкәсе тулысынча препаратлар белән тәэмин ителгән һәм вакцинация кампаниясен уздыру өчен бернинди каршылыклар да юк. Хәзер кешеләрне ничек җәлеп итү һәм аңлату эшләрен ничек алып бару мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.
Россия президенты Владимир Путин күп тапкыр Covid-19дан вакцина ясарга чакырды. Дәүләт башлыгы процедураның мөһимлеген ассызыклый һәм Россиянең барлык вакциналарының куркынычсыз һәм ышанычлы булуын билгеләп үтә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда эпидемия вазгыяте начарлану сәбәпле, ковидка каршы чаралар катгыйланды. Яңа чикләүләр 11 октябрьдә гамәлгә кертеләчәк.