Төмәндә татар авторлары китапларын тәкъдим иттеләр
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Төмән китапханәсендә татар язучылары һәм фәнни эшлеклеләренең өлкә хөкүмәте ярдәме белән чыгарылган китапларын тәкъдим иттеләр.
Яңа китаплар арасында себер татары шагыйрәсе һәм фольклорчысы Клара Кучковскаяның «Туганнар» хикәяләр җыентыгы, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлегенең Төмән фәнни үзәге Төньякны үзләштерү проблемалары институты өлкән фәнни хезмәткәре Гөлсифа Бакиеваның «Бөек Ватан сугышы геройлары» белешмәсе, «Төмән өлкәсендә мөселман берләшмәләре һәм мәдәни объектлары» дигән иллюстрацияләнгән белешмә бар, соңгысы фән эшлеклеләре, журналистлар, мөселман руханилары вәкилләренең озак вакытлы эше нәтиҗәсе булып тора.
Мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков Төмән өлкәсенең мөселман дини берләшмәләре турында белешмәлек чыгаруга көч куйган редакция коллегиясе әгъзаларына рәхмәт белдерде. Мөфти шулай ук мәгърифәтчелек характерындагы уртак чаралар уздырганда дини кагыйдәләрне үтәүнең кирәклеге турында искәртте.
«Мөселман берләшмәләре һәм Төмән өлкәсендә дини объектлар» белешмәлеге турында «Төмән өлкәсе мөселманнарының өч үзәкләштерелгән дини оешмасы катнашында чыгарылган уникаль басмада Көнбатыш Себернең көньягында ислам таралышының тәфсилле тарихы бәян ителгән, төбәктәге һәрбер мөселман мәхәлләсе турында мәгълүмат бирелгән. Эчтәлек шулай ук мөселман дини структуралары эшчәнлегенең тасвирламасын да үз эченә ала.
Белешмәлекне Төмән өлкәсендә дини вәзгыятьне өйрәнү белән шөгыльләнүче белгечләргә ислам объектларында эшләүчеләр куллана ала.