Медведев: Коронавирустан вакцинацияләү темплары тиешле дәрәҗәдә түгел
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). РФ Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Россиядә коронавирус таралу тизлеге фонында вакцинация темпы җитәрлек дәрәҗәдә булмавын әйтте. Бу хакта аның сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә. «Бүген илебез гражданнарын вакцинацияләү буенча киң күләмле мәгълүмати кампания кирәк. Монда төбәкләрдә булган иң яхшы тәҗрибәләрне кертергә кирәк», — диде Медведев. Хәзерге вакытта Россиядә коллектив иммунитет формалаштыру өчен кирәкле гражданнарның яртысыннан күбрәге прививка ясаткан. Ә ул гражданнарның 80 проценты вакцинация узган очракта формалаша.