Актанышның Чуракай мәктәбе «Татнефть» грантын откан
(Актаныш, 9 октябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Актаныш районының Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Гөлнара Фаррахова «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Сәламәт яшәү рәвеше» номинациясендә катнашып 67500 сум грант отакан.
Грант исәбеннән укучыларга уен-спорт зонасы булдырыла.
Шулай ук укытучы Гөлназ Хәйдәрова да «Мәдәният һәм сәнгать» номинациясендә 40000 сумлык грантка ия булган. Бу акчага мктәп музыкаль инструментлар белән тәэмин ителә, диелә хәбәрдә.