Татарстан Президенты «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясендә катнашты
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанның Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә пандемия чорында фидакярләрчә эшләгән табиблар хөрмәтенә 300 төп чыршы һәм нарат агачы утырттылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова, волонтерлар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов республикада урман хуҗалыгын үстерүгә җитди игътибар бирелүен билгеләп үтте. Профиль министрлык көн саен урман фондын арттыру юнәлешендә эшли, ә мондый акцияләр аларда катнашучыларда урманга карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Акция кысаларында 20 меңнән артык волонтер 300 гектар мәйданда 1,2 миллион төп агач утыртты.