«Җәлил укулары»нда Муса Җәлил әсәрләре белән генә чикләнмәскә киңәш иттеләр
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Мәгариф һәм мәдәният комитетының әйдәп баручы референты Ләйсән Исхакова IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә герой-шагыйрь әсәрләреннән тыш, башка фронтовик-язучы иҗатына да мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.
«Җәлил укулары»нда Муса Җәлил әсәрләре белән генә чикләнмәскә кирәк. Бәйгедә фронтовик-язучыларның, Муса Җәлилнең киң таралмаган әсәрләрен сайларга була. Жюри әгъзалары да моңа ничә ел рәттән басым ясый, Муса Җәлилнең иҗаты дәреслеккә кергән әсәрләр белән генә чикләнми», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Җәлилнең киң таралмаган әсәрләрен сөйләүчеләргә өстәмә балл куелачагын әйтте.
Ләйсән Исхакова әйтүенчә, Җәлилнең «Вәхшәт», «Ромашкалар», «Бүреләр» кебек шигырьләре — иң еш яңгыраганнары. «Киләчәктә язучының иҗатын тагын да төптәнрәк өйрәнсеннәр, игътибардан читтә калган шигырьләренә дә игътибар итсеннәр иде», — ди ул.
Оештыручылар әсәрләрне сайлаганда әсәр һәм катнашучының яшьләре туры килергә тиешлеген искәртте. «6-7 яшьлек балалар „Вәхшәт“ шигырен өйрәнә, аны олы кешегә дә уку кыен. Балага бу авыр бирелә. Олы яшьтәгеләргә дә „Ромашка“ шигырен сөйләп тору килешми», — дип әйтте алар.