Зәркәнче Илгиз Фазылҗанов: Үзен татар дип санаган кеше гореф-гадәтләренә хыянәт итми
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Зәркәнче, International Jewellery Design Excellence Award конкурсының гран-при иясе Илгиз Фазылҗанов фикеренчә, үзен татар дип санаган кеше әби-бабаларының гореф-гадәтләренә хыянәт итми. «Үзеңне татар дип саныйсың икән, димәк, син әби-бабаларыңны сатмыйсың, аларга хыянәт итмисең. Син аларның гореф-гадәтләрен дәвам итәсең генә», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә. Аның сүзләренчә, кеше үзенең тамырларын оныта калса, эчке идеологиясен дә юкка чыгара. «Алга таба ул кеше күп нәрсәне югалта дигән сүз. Безнең нәсел-тамырларыбыз белән элемтә бар. Яшь вакытта ерак әби-бабаларың, гомумән нәселең белән бик кызыксынмыйсың. Олыгайган саен нәсел-тамырларыңа якынаясың гына икән», — ди ул.