Башкортстанда «Ике аккош» конкурсы Фәридә Кудашева иҗатына багышланачак
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда «Ике аккош» конкурсы Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Фәридә Кудашева һәм РСФСРның атказанган артисты Бәхти Гайсин иҗатына багышланачак. «Ике аккош — 2012» елдан башлап ике номинация — «Инструменталь башкару» һәм «Вокал» буенча үткәрелә торган конкурс-фестиваль. Конкурста үзешчән башкаручылар катнаша, дип хәбәр итә «Башинформ» . Фестивальгә ике номинация буенча йомгак ясау онлайн-форматта 10 декабрьдән соң узачак.