Татарстанда тагын ун кеше коронавирустан үлгән
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ун кеше коронавирустан үлгән. Алар арасында җиде ир-ат (1938, 1955, 1961, 1946, 1948, 1949, 1948 елгы) һәм өч хатын-кыз (1933, 1943 һәм 1960 елларда туган). "Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. 24 октябрьгә республикада коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны 927гә җиткән.