QR-код белән бергә паспорт күрсәтмәгән кеше сәүдә үзәгенә яки фитнес-залга керә алмый
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Тикшерүчеләр QR-код күрсәткән кешенең нәкъ ул икәненә инану өчен паспортны да карарга тиеш. Шунлыктан җәмәгать урыннарына килгәндә үзең белән паспорт булу мөһим. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов сөйләде.
«Шәхесне раслый торган документны күрсәтү юлы белән QR-кодлы документны раслау бурычы нормасы каралган», — диде спикер.
Әгәр татарстанлы QR-кодны раслау өчен паспортын яки машина йөртү таныклыгын күрсәтергә теләми икән, аны сәүдә үзәгенә яки фитнес-залга кертмиләр.
«Тикшереп торучы мондый гражданинны кертә икән, ул җаваплылык тота. Билгеле бер шартларда, без үзенеке булмаган яки ялган документлардан файдаланучы затларның гамәлләрен карап тикшерәчәкбез», — дип өстәде Соколов.