Finiko финанс оешмасын төзегән Доронин оешманың таркалуында партнерларын гаепли
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Finiko финанс оешмасына нигез салучыларның берсе Кирилл Доронин (ул хәзер тикшерү изоляторында) «Россия 24» телеканалы хәбәрчесенә биргән интервьюсында компаниянең бөлгенлеккә төшүендә аның партнерлары гаепле дип белдерде. «Алар – Марат, Эдвард һәм Зыгмунтның криптовалюта активлары белән идарә итүгә катнашы бар иде, алар юкка чыкканнан соң өч ел уңышлы дәвам иткән түләүләргә бәйле проблемалар башланды», - дип хәбәр итте Доронин. Ул үзен тоткарлауларына гаҗәпләнүен белдерде, чөнки, аның сүзләренчә, платформа тоткарлыксыз эшли һәм түләүләрнең тукталганы юк.