Ноябрьнең беренче көнендә Татарстанда томан төшәчәк һәм +11 градуска кадәр җылытачак
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 1 ноябрьдә, Татарстанда җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем көтелми. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән, Казанны да кертеп, янә томан төшәчәк. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исүе көтелә, дип искәртә синоптиклар. Төнлә республикада һава температурасы +1..+6, Казанда +3..+5 градус тәшкил итәчәк. Көндез исә +6..+11, Казанда +9 градуска кадәр җылытачак. Республиканың көньягында — җылырак, төньяк-көнчыгышында салкынрак булачак. Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә Татарстанда һава шартлары начараер дип көтелә. Температура фоны түбәнәячәк.