Әгерҗе егете «Тимер кеше» титулына ия булды
![Әгерҗе егете «Тимер кеше» титулына ия булды](https://tatar-inform.tatar/attachments/1ee5eb5582cb68bb7184f2d5f71726a213b3e223/store/crop_and_fill/68/37/542/305/780/440/d67c298ff3bc30e16f7546bfd3891807e4556119919b30dda89cab9011ca/ca299c25cc08a2749d86d03cc641502d.jpg)
(Әгерҗе, 31 октябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). Әгерҗе районының Күләгәш авылында туып үскән Александр Васильев күптән түгел Сочида узган триатлон ярышларында 226 чакрымлык классик дистанцияне уңышлы үтеп, «Тимер кеше» титулына ия булган. Ул бер көндә дүрт чакрымны йөзеп, 180не велосипедта, 42не йөгереп уза. Александр әле июнь аенда йөзә белми. Аның шоссе велосипдында йөрү тәҗрибәсе генә түгел, велосипеды да булмый. Өч ай эчендә Александр теләк булганда бөтен нәрсәгә дә өйрәнергә мөмкин икәнлеген үз үрнәгендә раслый. «Мине иң борчыганы йөзү булды, чөнки тренер белән нибары ике тапкыр шөгыльләнә алдым. Буш минут булу белән мөстәкыйль рәвештә йөзә идем. Велосипедта — шулай ук. Ә менә марафон өчен күңелем тыныч иде. Ә ярышта киресенчә килеп чыга. Йөзүдә ул өч ярыш арасыннан иң яхшы нәтиҗә күрсәтә. 4 километрны 1 сәгать 19 минутта уза. Ул 180 чакрым араны 5 сәгать 54 минутта уза. Ярышка Александр 11 сәгать 4 минут вакытын сарыф итә. Ул үз яшь төркемендәге 44 катнашучы арасында унынчы нәтиҗә күрсәтә. Шулай итеп, ул 860 триатлончы арасыннан әйдәп баручы йөзлеккә керә.