Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт архивы бинасында булды
![Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт архивы бинасында булды](https://tatar-inform.tatar/attachments/2ac59d2f86e4a12a4f1cbb2d301574bc6c1c7eb8/store/fill/780/440/bc23dab4282331ef1917a0b779d6d7c006be995b7fafc49cab4f2fce9863/E9A504B1-055C-4BAB-B254-627E52B09EC5.jpeg)
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт архивының кайбер биналарында булды. Ул архивтан бушаган объектларны карады һәм аларны алга таба файдалану мәсьәләсе буенча фикер алышты.
ТР Дәүләт архивы үзенең Казан филиаллары фондларын Столбище бистәсендә барлык заманча таләпләр, документларны саклау, туплау һәм исәпкә алу шартлары буенча җиһазландырылган махсус бинага күчерә. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Президент катнашында Казан муниципаль архивын 8 Март урамында урнашкан бинада урнаштыру турында карар кабул ителде. Архив эше буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр иткәнчә, биредә гражданнарның сорауларын кабул итү буенча барлык элекке функцияләрне саклап калалар.
«Монда республика халкыннан сорауларны кабул итүнең төп пункты бар. Шулай ук бу бинада уку залы бар, анда барлык тикшеренүләр нәтиҗәләре дә килә. Бөтен бу функционал Дәүләт архивы вакытындагы кебек үк күләмдә эшләячәк», — дип сөйләде ул.
Комитет җитәкчесе хәбәр иткәнчә, республика Дәүләт архивының күченүе белән Росархив, Россия Оборона министрлыгы һәм башка эре ведомстволар белән эшләү тәҗрибәсе булган махсуслаштырылган оешма шөгыльләнә.
«Монда бернинди югалту була алмый. Икешәр тартма салына торган савытка пломба куела. Транспортка да пломба салына. 15 декабрьдә Себер тракты һәм 8 Март урамы буенча биналар тулысынча азат ителәчәк», — дип сөйләде Габдрахманова.