Росстат дәүләт хезмәтләре порталында халык санын алуны 14 ноябрьгә кадәр озайтты
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Федераль дәүләт статистикасы хезмәте (Росстат) дәүләт хезмәтләре порталында Бөтенроссия халык санын алуны тәмамлау вакытын 8 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр күчерде. «Россия Федерациясенең барлык субъектларында да, чикләү чаралары кертелүгә бәйле рәвештә, дәүләт хезмәтләре платформасында исәпкә алынучылар саны көн саен артты. Шуңа күрә без, халык санын алуда кешеләргә өстәмә атна бирү өчен, онлайн-исәпкә алуны 8 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр озайту турында карар кабул иттек», — дип хәбәр итте ТАССка Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов. Бөтенроссия халык санын алуда ил халкының 63 проценты катнашкан инде, бу якынча 90 млн кеше дигән сүз. Шулардан 20 млн кеше халык санын алу чарасын дәүләт хезмәтләре порталында узган.