Рамил Муллин Түбән Каманың электр транспорты предприятиесе белән танышты
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Муллин шәһәр электр транспорты предприятиесе белән танышып чыкты. Экскурсияне предприятиенең генераль директоры Рафаил Хәбибуллин үзе үткәрде.
Рамил Муллин трампаркны карап чыкты. Депоның зур территориясендә күп кенә цехлар урнашкан: анда күчмә составларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау, диспетчерлык хезмәте, кирәкле запас частьләр, махсус кием склады һәм чүкү остаханәсе бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә.
Предприятие музейларын Түбән Каманың тарихи мирасы дип санарга мөмкин. Беренчесендә кулдан ясалган трамвай модельләре, трамвай челтәре макеты урын алган, икенче музей Рафаил Хәбибуллин берничә ел җыйган коллекция һәм су асты флоты тарихы турында сөйли.
Экскурсиядән тыш, предприятие директоры һәм шәһәр җитәкчесе яңа трамвай тармагын булдыру, заманча яңа трамвайларның мөмкинлекләре турында фикер алышты.
Рамил Муллин сүзләренчә, киләчәгебез электр транспортына бәйле һәм бу юнәлешне өстенлекле рәвештә үстерергә кирәк: «Мин хәзерге рельс хуҗалыгы яклы. Мин электр транспорты яклы. Без транспортны куркынычсыз, экологик һәм бик уңайлы итәргә омтылырга тиеш».
Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә Рафаил Хәбибуллин үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте һәм Рамил Муллин аны барлык җитәкчеләр исеменнән гомер бәйрәме белән тәбрик итте. Предприятие хезмәткәрләре, үз чиратында, кунакка бүләк ясадылар. Аңа беренче Түбән Кама трамвае макетын тапшырдылар.