Путин этнограф Владимир Арсеньевның 150 еллыгын бәйрәм итү турындагы указга кул куйды
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 2022 елда рус этнографы, географ, тикшеренүче һәм язучы Владимир Арсеньевның тууына 150 ел тулуны бәйрәм итү турындагы указны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
РФ Хөкүмәтенә ай дәвамында юбилейны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты төзергә, әлеге вакыйгага багышланган чараларның төп планын эшләргә һәм расларга кушылды. Дәүләт хакимиятенә, җирле үзидарә органнарына чараларда катнашырга тәкъдим ителде.
Владимир Клавдиевич Арсеньев 1872 елның 10 сентябрендә Санкт-Петербургта тимер юл хезмәткәре гаиләсендә туа. 30 елдан артык гомерен Арсеньев Ерак Көнчыгышны өйрәнүгә багышлый. 1900 елдан 1930 елга кадәр ул шул чорда аз өйрәнелгән Приморье, Приамурье, Камчатка һәм Охот диңгезе ярларына 18 тикшеренү экспедициясе үткәрә.
1906 елда экспедицияләр үткәрүдә Уссури краенда яшәүче, аннан Арсеньев повестьларында төп герой булган аучы Дерсу Узала катнаша.