Татарстан проектлары #МыВместе халыкара премиясе финалына чыкты
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә 2021 елның 5 ноябрендә #МыВместе халыкара премиясенең иң яхшы проектлары өчен халык тавыш бирүе тәмамлана. Җиңүчеләр дәүләттән грант ярдәме алачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстан Республикасыннан Халыкара премия финалына 4 проект чыкты», — дип хәбәр иттеләр министрлыкта. Җиңүгә ирешкәннәрнең берсе — «КниGo» проекты китаплар алмашуга юнәлтелгән, икенче финалист — «DonorSearch» платформасы кешеләрне кан донорлары булырга этәрә. Тагын бер финалист яшүсмерләр өчен әсбап эшләгән, анда төрле: туклану һәм калорияләрне санаудан алып физик активлык һәм тулы канлы йокы сорауларына кадәр җаваплар бар. Ниһаять, «Чиста уеннар» проекты катнашучыларга әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертергә һәм чүп-чарны аерым җыю нигезләрен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Халык тавыш бирүе аудитория өстенлек биргәннәрне ачыкларга һәм катнашучыларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә, бу алар өчен бик мөһим. Бу этап йомгаклау нәтиҗәләренә йогынты ясап кына калмый, ә төбәкләрдә кешеләр тормышын яхшыртырга ярдәм итә торган проектлар турында сөйләргә дә мөмкинлек бирә. Чөнки һәр проектны көн саен игелекле эшләр башкаручылар эшли. #МыВместе премиясе Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Мәгариф» илкүләм проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында үткәрелә. Аның максаты — кешеләргә ярдәм итү һәм тормыш сыйфатын яхшырту буенча инициативаларга ярдәм итү. Ул 18 майда, 2020 елның мартында старт алган #МыВместе Гомумроссия ярдәм акциясе дәвамында эшли башлады. Җиңүчеләрне 5 декабрьдә #МыВместе халыкара форумында игълан итәчәкләр, бүләкләрне традиция буенча дәүләт башлыгы тапшырачак.