Полицейскийлар Түбән Камадагы сәүдә үзәгенә халыкны QR-кодсыз керткән кешеләрне эзли
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Полиция хезмәткәрләре Түбән Камадагы сәүдә үзәкләренең берсендә билгесез кешеләрнең QR-кодларны тикшермичә генә халыкны үткәреп җибәрүен сурәтләгән видео чыкканнан соң тикшерү эшен башлады.
Шул рәвешле, алар республикада коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чаралары турындагы ТР Министрлар Кабинеты карарын бозган.
Бу хакта сәүдә үзәгендә каравылчы булып эшләүче кеше хәбәр иткән. Әмма полиция хезмәткәрләре килгәндә закон бозучылар инде урында булмаган.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Түбән Кама полицейскийлары тикшерү башлаган. Хәзер тәртип сакчылары хокук бозучыларның шәхесен ачыклый, шуннан соң алар административ җаваплылыкка тартылачак.