Казанда бер бала тәрәзәдән егылып һәлак булганнан соң прокуратура тикшерү эше башлады
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Горький шоссесында күп катлы йортның алтынчы катындагы тәрәзәдән ике яшьлек бала егылып төшкәннән соң, Татарстан прокуратурасы тикшерү эшен оештырды.
Якынча мәгълүматлар буенча, сабый тәрәзәне үзе ачкан һәм җиргә егылып төшкән. Бу вакытта аның әнисе – өйдә, әтисе эштә булган.
Фаҗига булган урынга Казанның Киров районы прокуроры Илдар Сабиров килгән. Хәзерге вакытта әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Динар Чуркин.