Арчада «Зур этнографик диктант» яздылар
![Арчада «Зур этнографик диктант» яздылар](https://tatar-inform.tatar/attachments/a87dc80843821c50cccdac935e8d5acb99390533/store/fill/780/440/e401f64a4196c13080154cad59eca3ec1ed18ea1d9763541aa10f4da5555/079e3d0484609e2e0fa76fdcc876f80e.jpeg)
(Арча, 3 ноябрь, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре» ). Бүген, 3 ноябрьдә, «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе башланды. Әлеге акциягә безнең район халкы да кушылды. Арчада 5 мәйданчыкта район Иҗтимагый совет әгъзалары, Үзәкләштерелгән китапханә, Мәдәният йорты, Арчаның 6нчы мәктәбе, «Казан арты» тарих-этнография музее коллективлары белемнәрен сынады. 99 кеше 45 минутта 30 сорауга җавап язды. «Зур этнографик диктант» акциясе 3 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Диктантта теләгән һәр кеше катнаша ала. Аның өчен https://2021.miretno.ru/ сайтына кереп теркәлү узарга һәм бирелгән сорауларга җавап бирергә кирәк. Утыз биремнең егерме — федераль, унысы төбәккә карый. Барлык сорауларга да җавап биреп бетергәч, катнашу турында сертификатны чыгарырга була.