Олег Морозов Түбән Каманың өлкән буын кешеләренә ярдәм күрсәтте
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Түбән Каманың өлкән буын кешеләренә ярдәм күрсәтте. Коронавируска каршы эш алып баруда «Бердәм Россия» партиясе үткәргән гомумфедераль акция кысаларында Түбән Кама сайлау округыннан Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов өлкән яшьтәге гражданнар өчен азык-төлек җыелмалары әзерләгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Депутаттан 20 бүләк җыелмасы Түбән Кама халкына тапшырылды. «Пандемия безнең барыбыз өчен дә зур сынау булды. Бүгенге көндә үзизоляция режимына мәҗбүр булганнарга аеруча җиңел түгел. Өлкән буынга мөмкин булганча ярдәм итү — безнең өстенлекле бурыч», — ди Морозов.