Белгечләр баш мие сәламәтлеге өчен файдалы продуктны атады
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Франциянең Бордо университеты галимнәре төркеме баш мие кан тамырлары авырулары һәм кулланыла торган балык күләме арасында бәйләнешне ачыклады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Neurology журналында басылган анализ авторлары инсульт, йөрәк-кан тамырлары авырулары булмаган 65 яшьтән өлкәнрәк 1623 кешенең диетасын һәм баш мие МРТ нәтиҗәләрен өйрәнде. Аларны балык ризыклары ешлыгына бәйле рәвештә (атнага бер тапкыр һәм атнага кимендә дүрт тапкыр һәм аннан да күбрәк) дүрт төркемгә бүлделәр, ә аннары барлык катнашучыларның кан тамырлары авыру билгеләре санын чагыштырдылар. Ачыкланганча, тикшеренүдә катнашучылар балык ризыкларын никадәр ешрак ашаган булса, аларда баш мие авырулары билгеләре шулкадәр азрак булган. Бигрәк тә үзара бәйләнеш 65-69 яшьлек кешеләрдә күзәтелгән. «Бу тикшеренүләр инсульт яки деменция булмаган затларның балыкны еш куллануы МРТ нәтиҗәләре буенча йөрәк-кан тамырлары авырулары сирәк булуын раслый», — дип белдерделәр тикшеренүчеләр. Элегрәк Америка галимнәре билгеле бер геннар төркеме белән өлкән яшьтәге когнитив сәләтләрне саклау арасындагы бәйләнешне тапкан иде. Бу геннарның активлыгын көчәйтү өчен яшәү дәвамында интеллектуаль активлыкны сакларга кирәк булып чыкты. Бу кызыклы, актив тормыш белән яшәүче һәм даими белем алучы кешеләрнең деменциягә азрак дучар булуы фактын аңлата.