Зәй паркында Ринат Фәрдиевне һәм ул башкарган эшләрне искә алдылар
(Зәй, 5 ноябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары» , Ләйлә Мостафина). Бүген Зәйдә аның исемен йөрткән паркта истәлекле монумент янында Ринат Шәех улы Фәрдиевны искә алу чарасы узды. Быел аның арабыздан китүенә 13 ел булды.
Анда Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, Ринат Фәрдиевның туганнары, фикердәшләре, төрле елларда бергә эшләгән хезмәттәшләре, район хакимияте вәкилләре, җитәкчеләр җыелды.
Ул Зәйнең үзәгендәге паркка нигез салды. Зәйнең үсеше өчен күп көч куйган, бу төбәкне чын күңеле белән өзелеп яраткан бу шәхескә паркның иң матур җирендә истәлекле билге куелган.
«Ринат Фәрдиев — Зәй тарихында тирән эз калдырган шәхес. Аның җитәкчелендә бу төбәктә социаль-мәдәни, торак-коммуналь мәсьәләләр уңышлы хәл ителде, мәгариф һәм спорт өлкәсен үстерүгә зур игътибар бирелде. Быел Ринат Фәрдиев паркы кабат төзекләндерелде, яңартылды, тротуарлар барлыкка килде. Алга таба дә без зәйлеләрнең яраткан ял урынын тагын да яхшырту өчен эшләячәкбез», — диде район башлыгы Разиф Кәримов.
Чыбыклы җирлеге башлыгы Илфат Гадершин Ринат Фәрдиев район башлыгы булып эшләгән чорда башкарылган эшләр, төзелгән объектлар турында искә төшереп, әлеге шәхеснең Зәй җирен, аның кешеләрен чиксез яратуын, олыларны хөрмәт итүен билгеләп үтте.
Туган як тарихын өйрәнү музее район тарихындагы әһәмиятле вакыйгалар, Ринат Фәрдиев эшчәнлегенә багышланган фотокүргәзмә тәкъдим итте.
Чарада катнашучылар Ринат Шәех улы турында хатирәләрен яңартып, аңа багышланган монументка чәчәкләр куйдылар.