Әлмәт спортчысы авыр атлетика буенча Россия беренчелегендә көмеш медаль яулады
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәт авыр атлетчысы Рашад Гасыймов авыр атлетика буенча Россия беренчелегендә 2 урынны яулады. Ярышлар Грозный шәһәрендә узды, дип хәбәр итә шәһәрнең физик культура, спорт һәм туризм идарәсе. Рашад 61 кг. га кадәр категориядә чыгыш ясаган. Спортчы Әлмәттә футбол буенча спорт мәктәбендә шөгыльләнә.