Пензада «Тургай» балалар фольклор бәйгесе җиңүчеләре 20 ноябрьдә билгеле булачак
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Пензада 5 ноябрьдә «Тургай-2021» төбәк балалар фольклор конкурсының читтән торып (сайлап алу) этабына йомгак ясау буенча жюри утырышы узды. Нәтиҗәләр фольклор конкурсының турыдан-туры этабында билгеләнә, ул 20 ноябрьдә М. Ю. Лермонтов исемендәге китапханәдә үткәреләчәк. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Җиһанша Туктаров җитәкчелегендә жюри әгъзалары иҗади номерларны сайлап алды. Бәйгедә катнашучылар бу номерларны киләсе этапта күрсәтәчәк, җиңүчеләр шунда билгеләнә. Конкурста балалар фольклор һәм хореография, инструменталь иҗат коллективлары, солистлар катнашты. Барлыгы йөздән артык эш кабул ителгән. Шуларның 49ы призлы урын алган. «Тургай» III төбәк балалар фольклор конкурсы – ул баланың иҗади үсешен, Идел буе төбәге халыкларының милли мәдәниятенә хөрмәт һәм сакчыл караш тәрбияләүне, гражданлык үзаңын, патриотизм һәм үсеп килүче буынның югары рухиятен формалаштыру мәйданчыгы. Чара «Безнең бердәмлек күптөрлелектә» мәдәни- белем бирү марафоны проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә, ул 2021 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Президент грантлары фонды тарафыннан хупланган, диелә хәбәрдә.