Минтимер Шәймиев Бөтенроссия халык санын алуда катнашты
![Минтимер Шәймиев Бөтенроссия халык санын алуда катнашты](https://tatar-inform.tatar/attachments/5f42916939e04c0af3ea037e9ee9e9e432484e3a/store/fill/780/440/143cb126d7c8729d323e08befec150971bfcd6b6f4752a7819e45f1971c3/080220%5B1%5D.jpg)
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтенроссия халык санын алуда катнашты.
Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Минтимер Шәймиев Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын ( www.gosuslugi.ru ) файдаланган.
Моңа кадәр Минтимер Шәймиев җанисәп уңаеннан халыкка мөрәҗәгать белән чыкты, дип язган идек. «Телне, милләтне саклау ягыннан карасак, җанисәп — безнең ни дәрәҗәдә татар булуыбызның иң ачык күрсәткече», — ди Татарстанның беренче Президенты.