Мәскәү өлкәсендә кечкенә балалар арасында коронавирус белән авыручылар саны арткан
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсендә тугыз яшьтән кечерәк балаларның коронавирус белән авыруы 1 процентка арткан. Ике авыру бала ИВЛга тоташтырылган. Бу хакта төбәкнең сәламәтлек саклау министры Светлана Стригункова сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости. Министр сүзләренчә, өлкәдә Covid-19 коронавирусыннан авыручы балалар өчен 250 койка каралган. Шул ук вакытта урыннар пневмонияле балалар госпитализацияләнү аркасында һәрчак якынча 90 процентка тулы. «Игътибарны яшь структурасына юнәлтәсем килә. <...> Яңа туганнан алып тугыз яшькә кадәрге авырган балалар саны 1 процентны тәшкил итә. < ... > Безнең өлкәдә 250 балалар койкасы ачылды, алар нәкъ менә коронавирус инфекцияләре өчен һәм урыннарның 90 проценты һәрчак тулы», - диде Стригункова Мәскәү өлкәсе губернаторы оператив киңәшмәсендә. «Кагыйдә буларак, алар пневмония белән госпитализацияләнә, хәзерге вакытта ике бала ИВЛ аппаратында», - дип өстәде ул. Элегрәк Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко «Спутник V» препараты базасында балалар өчен коронавирустан вакцина экспертизасы тиздән тәмамланачагын белдергән иде.