Югары уку йортларына керү өчен БДИның минималь баллары расланды
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы 2022-2023 уку елында югары уку йортларына керү өчен төрле фәннәр буенча БДИның тиешле минималь балларын раслады. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «2022-2023 уку елында БДИның минималь балларын раслый торган Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы боерыклары чыкты. 2021-2022 уку елында шундый ук таләпләр гамәлдә булачак». Аерым алганда, РФ Мәгариф министрлыгы ведомствосындагы белем бирү оешмаларына кергәндә мәктәпне тәмамлаучыларга рус теле, информатика һәм география фәннәре буенча 40 балл, математика буенча — 39, җәмгыять белеменнән — 42, физика, биология һәм химиядән 36, тарихтан — 35, әдәбияттан — 32, чит телдән 30 балл җыярга кирәк. Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы ведомствосындагы югары уку йортларына керү өчен җәмгыять белеме буенча минималь баллар саны — 45, информатика һәм мәгълүмати- коммуникацион технологияләр буенча — 44, рус теле, әдәбияты һәм географиядән 40 балл җыярга, ә математика, химия, физика һәм биология буенча — 39, тарихтан 35 һәм чит тел буенча 30 балл туплау кирәк булачак.