Фазлыева: Вакцинация турында сертификатлар бирүне контрольдә тотачакбыз
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда Covid-19uа каршы прививка ясату турында сертификатлар бирүне җентекләп тикшерәчәкләр. Бу хакта вакцинация турында махсус туры эфирда республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сөйләде.
«Россия Федерациясе Хөкүмәте дәрәҗәсендә әлеге сертификатларны бирүне тоталь контрольдә тоту турында йөкләмә бар», — дип искәртте спикер.
Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, ялган сертификат аркасында кеше үлеме бер генә булмаган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопухов ялган сертификатлар коронавирус белән хәлне тагын да катлауландыра диде. Ул бу очракта кешеләр җитди авырый һәм башкаларны да зарарлый, дип искәртте.
«Ялган сертификат — ул котылу юлы түгел, вакцинация, барыннан да элек, табибка яки читтәге кешегә түгел, һәрберебезгә кирәк», — диде Ләйлә Фазлыева.