Татарстанда кар яву сәбәпле төбәк юлларында 210 махсус техника эшли
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Кар яву сәбәпле Татарстан төбәк юлларында 200 берәмлектән артык махсус техника эшли. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Хәзер республиканың төбәк юлларында 210 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Кирәк булган очракта техника саны арттырылачак», - дип сөйләделәр министрлыкта. Моннан тыш, бозлавыкка каршы көрәш өчен юлчылар 4 мең тоннага якын ком-тоз катнашмасы кулланды. Ведомство мәгълүматларына караганда, кар яву тимер юл транспорты һәм аэропортлар эшенә йогынты ясамаган. «Тимер юл транспорты штат режимында эшли. "Казан", "Бигеш" һәм "Бөгелмә" аэропортларында һава шартлары аркасында рейсларның тоткарлануы күзәтелми», - диделәр матбугат хезмәтендә.