Казан янындагы Орел авылы янында ял базасында бакча йортларына ут капкан
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Лаеш районының Орел авылы янында урнашкан «Дубрава» ял базасында өч бакча йортының януы турында хәбәр көндезге сәгать икедә 101нче янгын сагы номерына алынган. Янгынның якынча мәйданы 200 кв.метр тәшкил иткән. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр ут күршедәге йортларга күчәргә мөмкин булуын күргән. Алар Иделгә мотопомпа урнаштырып, янгынны сүндерергә керешкән. Биредә кешеләр зыян күрмәгән, янгын чыгу сәбәбе ачыклана, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. 17.49 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр гомуми мәйданы 250 квадрат метр булган янгынны тулысынча сүндергән.