Фәрит Мөхәммәтшин милләтара тынычлык нигезләре турында сөйләде
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Күмәк куркынычсызлык турында шартнамә оешмасының Парламент ассамблеясе әгъзалары белән очрашып, халыклар һәм конфессияләр арасында диалог урнаштыру юллары турында фикер алышты. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында диалог сәясәте һәрвакыт Татарстанда өстенлекле булды һәм шулай булып кала да, дип искәртте. «Бары тик диалогта гына барысын да канәгатьләндерерлек карар табып була. Безнең күпмилләтле халкыбызда дус-тату яшәү традицияләре көчле. Бу 173 милләт вәкиле яши торган республика эчендә милләтара тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны саклап калуга да, башка төбәкләр һәм дәүләтләр белән яхшы мөнәсәбәтләргә дә кагыла. Татарстан, шул исәптән республика Дәүләт Советы тарафыннан хезмәттәшлек турында күп санлы килешүләр имзаланды», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Күмәк куркынычсызлык турында шартнамә оешмасының Парламент ассамблеясына әгъза булып дәүләт парламентларының оборона һәм иминлек буенча комитет һәм комиссия рәисләре керә. Парламентарийлар Казанга күзәтүчеләр сыйфатында Күмәк куркынычсызлык турында шартнамә оешмасының күмәк тынычлык урнаштыру көчләре белән «Какшамас туганлык — 2021» өйрәнүләрендә катнашу өчен килде. Өйрәнүләр Казан югары танк команда училищесы полигонында дүшәмбе көнне башланды. Маневрларда 1,8 меңгә якын кеше һәм 300 берәмлек корал, Россиянең МИ-24 һәм Ми-8 хәрби вертолетлары, элемтә бүлекчәләре, махсус билгеләнештәге, радиоэлектрон көрәш һәм РХБ көчләре һәм чаралары җәлеп ителгән. Хәрбиләр уртак тынычлык урнаштыру операциясен үткәрүне өйрәнәләр.