«Татмедиа» агентлыгы журналистлар арасында үткәрелгән ике бәйгегә нәтиҗәләр ясады
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Елена Симакова). Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында берьюлы ике республика бәйгесендә (этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темасын иң яхшы яктырту, террорчылыкка каршы тематиканы иң яхшы яктырту) җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларында этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темасын иң яхшы яктыртучылар конкурсы берничә номинация буенча үткәрелде.
«Гаммәви мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын яктыртуга юнәлдерелгән иң яхшы медиапроект» категориясендә «Ватаным Татарстан» газетасы җиңүче дип табылды.
«Гаммәви мәгълүмат чараларында этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темасына иң яхшы материал» номинациясендә «Казанские ведомости» газетасы журналисты Ольга Иванычева җиңде.
«Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен, традицияләрен һәм йолаларын саклауда гаилә кыйммәтләре ролен популярлаштыру темасын иң яхшы яктырту» категориясендә «Кайбицкие зори» газетасы бүләкләнде.
Татарстан Республикасы гаммәви мәгълүмат чараларында террорчылыкка каршы тематиканы иң яхшы яктыртучылар конкурсына да эшләр берничә номинация буенча кабул ителде.
«Гаммәви мәгълүмат чараларында террорчылыкка каршы тематиканы иң яхшы яхшырткан өчен» «Аргументы и факты — Регион (Татарстан)» газетасы җиңде.
«Гаммәви мәгълүмат чараларында террорчылыкка каршы тематика буенча иң яхшы аналитик материал» номинациясендә «НТР» телекомпаниясе хезмәткәре Александр Комаров билгеләп үтелде.
«Ватаным Татарстан» газетасы «Гаммәви мәгълүмат чараларында террорчылыкка каршы тематика буенча иң яхшы интервью» оештыручы дип табылды.