Актанышның Әнәк авылында Чаллы рәссамнарының картиналар галереясе ачылды
(Актаныш, 12 ноябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ» , Ләйсән Газизова). Актанышның Әнәк авылындагы Җәмәгать үзәгендәге галереяда Чаллы рәссамнарының картиналар галереясе ачылды. Анда 32 рәссамның җитмештән артык эше бар. Картиналарның стиле төрлечә: алар арасында натюрмортлар, портретлар, табигать күренешләре, абстракт һәм авангард эшләрне күрергә була. Әле залга барлык картиналарны да элеп бетерә алмаганнар. Район Советы рәисе Рәйхан Галимҗанова Чаллы рәссамнарына мондый игелекле хезмәтләре өчен район башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән зур рәхмәтен белдерде. Пучыдагы район сәнгать мәктәбе филиалында рәсем сыйныфын ачу кирәклеген әйтте. Тиздән Актаныш сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеген киңәйтү, сыйныф бүлмәләрен зурайту буенча эш башланачак. Мәдәният сараеның сул канатындагы китапханә аерым бинада эшли башлаганнан соң рәсем сыйныфы шушы урынга күчереләчәк. Күргәзмәләр, галереяны оештыру мөмкинлеге дә ачылачак дип белдерде Рәйхан Флүс кызы. Актанышта Картиналар галереясын оештырырга «Шәһри Чаллы» газетасы баш мөхәррире, шагыйрь Мирһади Разов тәкъдим итте. Ул әлеге башлангычны хуплап алган Әнәк Җәмәгать үзәге хезмәткәрләренә, Чаллы Рәссамнар берлегенә рәхмәт әйтте. Җәйге матур вакытта, искиткеч ямьле табигатьле Актанышта, Агыйдел буйларында мәктәп укучылары белән рәссаманарны очраштырып мастер-класслар оештыру тәкъдиме белән чыкты. Профессиональ рәссамнар кайбер картиналарының иҗат ителү тарихы белән таныштырды.