Белгеч: Татарча контент проблемасын хәл итүнең бер ысулы — машина тәрҗемәсен куллану
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Филология фәннәре кандидаты, Гамәли семиотика институты фәнни хезмәткәре Булат Хәкимов татарча контент булдыру өчен машина тәрҗемәсен кулланырга тәкъдим итте. «Татар телендә контент җитми. Кайбер темалар буенча ул бөтенләй юк. Ул очракта машина тәрҗемәсе технологияләре һ.б. ярдәмгә килергә мөмкин. Машина тәрҗемәсе эшләсә без татарча эзләп, татарча булмаган мәгълүматны табып, татарча укый алабыз», — диде ул «Акыл фабрикасы» белем бирү форумында . Аның сүзләренчә, кулланучы эзләгечтә татарча язса, система аңа үзе тәрҗемә итеп бирәчәк. «Контент проблемасы шулай итеп тә чишелергә мөмкин», — диде Булат Хәкимов.