Татарстан белгечләре Россиядә гаммәви хакимият турындагы закон проектын шәрехләде
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә гаммәви хакимият турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Ул Россиядә хакимиятнең төрле дәрәҗәләре арасында вәкаләтләрне төгәл билгеләргә тиеш. Әмма кайбер пунктлары сораулар тудыра. Татарстан өчен төп триггер төбәк башлыкларының атамаларын унификацияләү пункты булды, дип саный Экспертлар клубы әгъзалары. «Федерация Советы сенаторы Андрей Клишас һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Павел Крашенинниковның закон проекты дәүләттә гамәлгә ашырыла торган реаль эчке сәясәтнең чагылышы булып тора», — дип фикерләре белән уртаклашты сәяси фәннәр кандидаты, Россия сәяси фәннәр ассоциациясе әгъзасы, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр институтының дин белеме кафедрасы доценты Зоя Силаева. Россиядә гаммәви хакимият системасында күптәннән үзгәрешләр көтелә иде, сәяси процессның барлык катнашучылары өчен бердәм уен кагыйдәләре булдыру ихтыяҗы туды, диде ул. Асылда, закон проекты узган ел Конституциягә кертелгән төзәтмәләрнең дәвамы булып тора, диде Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының конфликтология кафедрасы мөдире Андрей Большаков. Шулай итеп, аның берничә пункты дәүләт идарәсе системасын тотрыклы итүгә йогынты ясаячак. Әмма икенче өлеше, аерым алганда, субъектлар башлыклары атамаларын универсализацияләү «илдә федератив мөнәсәбәтләрне үстерү өчен тискәре йогынты ясаячак», — диде белгеч. Бу пункт субъект тарафыннан хәл ителергә тиеш, Татарстан ягыннан белдерелгән тәнкыйть тә шул хакта, дип саный ул. «Татарстанда республика җитәкчесе исемен үзгәртү өчен чыгыш ясаучы кешеләр күп түгел, күпчелек бу атамага күнеккән. Төбәк элитасы үз фикерен әйтте. Татарстан Дәүләт Советының 82 депутаты „Президент“ атамасын үзгәртүгә каршы булды. Әмма Татарстан „тавышы“н ишетмәделәр», — диде Большаков. «ТатПолит» концептуаль мәйданчыгы җитәкчесе Руслан Айсин сүзләренчә, закон проекты җәмгыять, икътисад, сәясәт һәм башка өлкәләрдә проблемалар арткан чорда, шулай ук хакимият институтларына ышаныч кимегәндә чыкты һәм аны шул вакытта карый башладылар. «Закон проекты игътибарны үзенә туплау һәм җәмгыять дискурсын кырыйга юнәлтү өчен эшләнгән кебек. Мондый алым озак вакытлы нәтиҗә бирми, чөнки проблемалар үзеннән үзе хәл ителми һәм юкка чыкмый. Барлык төбәкләр өчен уртак атама кертеп, бертөрле атап, буе бертөрле яки бер яшьтәге депутатларны сайлап була. Әмма моңа карап кына илдәге күпсанлы проблемалар һәм кыенлыклар, әлбәттә, хәл ителмәячәк. Нигезе тузган килеш, фасадын буярга маташкан кебек — бу бәхәсле караш», — диде ул. Айсин сүзләренчә, Татарстан — Россиянең үзенчәлекле төбәге, бу хакта ил җитәкчелеге дә әйтеп килде, диде ул. Моның белән бәйле рәвештә, Клишас белән Крашенинниковның тәкъдимнәре төбәкләрне үз тавышыннан һәм, асылда, субъектлыгыннан мәхрүм итә. «Федерализмның иң мөһим компонентларының берсе хакимиятнең ике компоненттан (үзәк һәм төбәк) торуына бәйле. Монда федераль үзәк барлык министрларны билгеләячәк дигән сүз. Ул аннан тыш та төбәк парламентын тарату, төбәк җитәкчесен алу өчен күпсанлы мөмкинлекләргә ия», — диде белгеч. Закон проектын кабул итү хакимият белән җәмгыять арасындагы читләштерү мәйданын киңәйтергә, федераль хакимияткә ышаныч дәрәҗәсен киметергә мөмкин, дип саный ул.