175 гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиевне Казанга кайтарганнар
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Быел майда Казанның 175 нче гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевне узган атнада Мәскәүдән Казанга кайтарганнар.
Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.
Галәвиев Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта суд-психология экспертизасында булды. Агентлыкка билгеле булганча, Петербургта Галәвиевне тулысынча үз акылында булуын ачыклыйлар.
Илназ Галәвиев ялгыз утыра торган камерага урнаштырылуы билгеле. Аны тәүлек дәвамында күзәтеп торалар.