Әлкидә яшәүче Сөембикә Хәмитова милли калфаклар чигә
(Әлки, 13 ноябрь, «Татар-информ, « Әлки хәбәрләре », Люция Низамиева). Татар өйләренең һәрберсендә милли киемнең аерылгысыз өлеше — түбәтәй бардыр ул. Ә менә хатын-кыз баш киеме саналган калфакны сирәк очратасың. Ә Әлки районында калфаклар тегеп чигү остасы Сөембикә Хәмитова яши.
Сөембикә район мәдәният йортында эшли. Кечкенәдән тегү-чигү белән мавыккан ханым дүртенче ел инде татар хатын-кызларының милли баш киемен тегү белән шөгыльләнә. Ул калфакларның төрлесен чигә — чуклы зурларын да, учка сыярлык кечкенәләрен дә. Соңгыларын бигрәк тә бүгенге заман кәләшләре яратып өлгергән.
«Үзе кечкенә генә әйбер инде ул, әмма аны кигән кешенең милләте турында сөйли, кызларның чәчен бизәп тора, гади генә тоелган образны да җанландырып, үзгәртеп җибәрә», — дип сөйли ул.
Хәзер калфак күбрәк эстрада артистларының, үзешчән сәнгать коллективларының милли киемнәренең алыштыргысыз бер өлеше булса, элек бу баш киемен бөтен хатын-кызлар киеп йөргән. Авыл җирендә аларны ак төстәге җепләрдән инә яисә ыргак ярдәмендә бәйләгәннәр. Шәһәр хатын-кызлары бәрхеттән тегеп алтын җепләр белән чиккән калфакларга өстенлек биргәннәр.
Ул татар хатын-кызларының баш киемнәрен тегәргә өйрәнүне максат итеп куйган. Оста бөтен эшне дә кулдан башкара икән. Аңлашыла да, чөнки калфакның детальләре кечкенә, аларны бик пөхтә һәм матур итеп тегеп тоташтырырыга кирәк. Алтын куллы Сөембикә осталыгының кайбер серләрен дә ачып салды.
Мисал өчен, калфакның «нигезе» өчен музыкаль дисктан да җайлырак материал юк икән. Дискны бик пөхтә итеп кисеп алырга, ә калфакның кырыйлары өчен пластик файлларны файдаланырга була. Калфак тегү өчен оста нигездә бәрхет, велюр, ефәк, парча куллана, аларны шәһәрдән үзе алып кайта яисә интернет аша соратып ала.
Бүген район мәдәният йортында Сөембикә ханым теккән һәм бизәгән йөзләп калфак бар. Аларны район артистлары кия, кайберләрен район кунакларына бүләк итәләр.