Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан үлгән
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын дүрт кеше — өч ир-ат һәм бер хатын-кыз Covid-19 коронавирусыннан үлгән.
«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән дүрт үлем очрагы теркәлде», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Covid-19 авыруыннан 1932, 1954 һәм 1956 елларда туган ир-атлар, шулай ук 1932 елда туган хатын-кыз вафат.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип ачыклык кертә министрлык.
17 ноябрьгә булган белешмә буенча, Татарстанда MERS-CoV-2 коронавирусы корбаннарының рәсми рәвештә теркәлгән гомуми саны 1138 гә җитте.