Үзбәкстандагы Карши шәһәре татарлары дуслык агачы утырткан
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Үзбәкстанның Карши шәһәрендә Халыкара толерантлык көненә һәм Милли толерантлык атналыгына багышланган акцияләрдә татар-башкорт милли мәдәни үзәге вәкилләре дә катнашкан.
Катнашучылар сынлы сәнгать һәм халык-гамәли иҗат әсәрләре, милли мәдәни үзәкләрнең күргәзмәләре, фольклор ансамбльләр һәм милли мәдәни үзәкләрнең үзешчән артистлары чыгышлары белән танышкан, конференциядә булган. Бу турыда Татарстанның Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге хәбәр итте.
Илдар Рәхмәтуллин җырларын татар биюләрен биегән Бахор һәм Диёр Ибраһимовларны, Әминә Әгамбәрдиеваны тамашачылар көчле алкышларга күмде, диелә хәбәрдә.
Акциядә катнашучылар Карши шәһәренең Дуслык йорты ишегалдында агачлар утырткан. Алар күпмилләтле Үзбәкстанда яшәүче милләтләрнең һәм халыкларның бердәмлеге һәм үзара хөрмәтен гәүдәләндерә.