Милли музейда борынгы Анатолия мөнбәрләре белән танышырга мөмкин
![Милли музейда борынгы Анатолия мөнбәрләре белән танышырга мөмкин](https://tatar-inform.tatar/attachments/976eb0d6957db53efd03364576a97ae5d8650f99/store/fill/780/440/50cbd9a1b81efbd2e9d1e1304552a0cc4ec3f11f045a9f9e3919c0b1bb3c/cefb830b58b84032dbda1b1f56b7a821.jpg)
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Анатолиянең сәлҗук мөнбәрләрендә кулланылган бизәкләрне Изге Болгар харәбәләрендә дә очратабыз. Халыкара ислам сәнгате көне уңаеннан ачылган «Анатолиянең сәлҗук мөнбәрләре: мөселман сәнгате шедеврлары» күргәзмәсе шуны раслый. Анатолиянең сәлҗук мөнбәрләре күренешләренә багышланган күргәзмә бүген ТР Милли музеенда ачылды. Күргәзмәгә куелган фоторәсемнәр — биш ел дәвамында «ТЮРКСОЙ» халыкара оешмасының Татарстан вәкиле булган Лилия Саттарованың төрек фотографы Исмәгыйль Хайкыр белән уртак эшчәнлеге нәтиҗәсе. «Мәчеткә мөнбәр урнаштыру аны Җәмигъ мәчетенә әйләндергән, авылны шәһәр дип атарга мөмкинлек биргән. Мөнбәрләрдәге тарихи язулар ерак гасырлар аша бүгенге көнгә килеп җиткән. Мөнбәрдәге бизәкләрдә мөселман сәнгатенең барлык программасы чагыла», — дип ислам сәнгатенең әһәмиятле өлеше белән таныштырды Лилия Саттарова. «Безнең үз вакытында бу мөнбәрләрне төшереп калдырырга тырышуыбыз — аларның агачтан ясалган булуына да бәйле. Ә агач мәңгелек түгел — нәзберек материал. 1969 елда бер дини фанатик Аль-Акса мәчете мөнбәрен яндырды. Ә бу XII гасырда куелган кыйммәтле мөнбәр иде. Баксаң аның схемасы да, төгәл фоторәсемнәре дә калмаган», — дип дәвам итте ул. Күргәзмәдә сигез мөнбәр фоторәсемнәре куелган. Лилия Саттарова әйтүенчә, аларның икесе генә музейда саклана. Калганнары гамәлдә булган мәчетләрдә тора. «Аларны булдыра алган кадәр фоторәсемнәрдә калдырырга һәм өйрәнергә кирәк», - ди галимә. Күргәзмәдә чагыштыру өчен Изге Болгарда табылган экспонатлар да куелган. «Алтын Урда архитектурасында Анатолия тәэсирен дә күрәбез», дип аңлатты Лилия Саттарова. Күргәзмә Казанда Төркиянең консуллыгы ярдәмендә оештырылган. Фотоэшләр өчен мәгълүмат татар һәм рус телләрендә бирелгән. Күргәзмә 17 декабрьгә кадәр эшләячәк.