Путин салым органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин салым органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, озак еллар Россия Федераль салым хезмәте һәм аның территориаль органнары салым системасын камилләштерү, салымнар һәм җыемнар турында РФ законнары үтәлешен тикшереп тору өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча зур һәм эчтәлекле эш алып бара.
Путин ассызыклаганча, яңа технологияләрне, иң яхшы дөнья тәҗрибәсен һәм куелган бурычларны хәл итүгә үз тәҗрибәләрен кертү нәтиҗәсендә, федераль салым хезмәте илнең бердәм салым системасын ныгыта алды.
«Ирешкән уңышлар белән тукталып калмаска, армый-талмый алга барырга кирәк, чөнки сезнең һөнәри осталыгыгыз, эшкә җаваплы мөнәсәбәтегез барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларны тотрыклы тулыландыруга, гражданнар һәм бизнес өчен уңай шартлар булдыруга турыдан-туры бәйле», - диде Путин.
Ул салым органнары хезмәткәрләренең, ил мәнфәгатьләрен яклау өчен, үзләренә йөкләнгән бурычларны лаеклы рәвештә үтәячәгенә ышанычын белдерде.