Фәрит Хәнифов юлларны кардан чистарту өчен бөтен техникаларның әзер булуын әйтте
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов юлларны кардан чистарту өчен бөтен техникаларның әзер булуын әйтте.
«Бөтен техника кышка яхшы әзерләнгән, эш хәлендә. Борчылырга урын юк. Оешмаларда 1157 махсус техника, шул исәптән 316 катнаш юл машинасы, 140 автогрейдер, 117 ротор һәм 497 берәмлек башка техника — экскаваторлар, бульдозерлар, тракторлар бар. Алар бөтенесе ГЛОНАСС системасына кушылган. Кайсы машина нәрсә эшләгәне күренеп торачак», — диде Фәрит Хәнифов Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Министр бозлавыкка каршы материал әзерләү өчен республикада 52 база булдырылганын әйтте. 395 мең тонна комлы, тозлы катнашма, юлга сибелә торган растворлар ясау өчен 79 мең тонна техник тоз әзерләнгән.